|
|
Санагыч
|
| |
|
|
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
“Татар аш бүлмәсе” фотобәйгесе
Төмәндә “Татар аш бүлмәсе” фотобәйгесе башланып китте. Яшь һәм профессиональ мөмкинлекләре ягыннан катнашучыларга чикләүләр куелмаган.
Конкурс 3 номинациядә уза: “Аппетитлы аш өе” – татар милли ашларын әзерләү процессын чагылдырган фоторәсемнәр ; “Тылсымлы ашъяулык” – табын әзерләү процессын чагылдырган фоторәсемнәр; “Тел йотарлык” – ашны кабып карау процессын чагылдырган фоторәсемнәр.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Үзеңнән башларга кирәк
Үзен хөрмәт иткән кеше әти – әнисе телен дә хөрмәт итәргә, аны белергә тиеш. Алай гына да түгел, балаларында да үз теленә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы.
Бөтен дөнья татар конгрессының райондагы бүлекчәсенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, милләтне саклап калу өчен иң кирәге – туган тел. Дин, гореф – гадәтләр дә милли үзаңны үстерергә булыша.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Журналистлар җыелышында домен мәсьәләсе дә күтәрелде
Чәршәмбедә Казанда Татарстан гаммәви мәгълүмат агентлыкларының узган елгы эшенә нәтиҗә ясалып, 2012 елга бурычлар куелды. Чыгыш ясаучыларның сүзләренә караганда, журналист эшенә дәүләт әле дә тиешле игътибарны биреп җиткерми. Каләм ияләренең хезмәт хаклары республикадагы уртача хезмәт хакына да җитә алмый.
Бүгенге көндә Татарстанда 1008 гаммәви мәгълүмат чарасы эшләп килә. Болар арасыннан 683 басма, 198 электрон, 11 мәгълүмати, 116-сы даими электрон форматта республика халкына мәгълүмат җиткерә.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Казанда Иран сәнгате күргәзмәсе ачылды
31 гыйнварь көнне Казанның «Хәзинә» милли әдәби галереясендә «Сәнгать көзгесендә Иран» исемле күргәзмә ачылды. Чарада Казандагы Иран консулы Рәсүл Шаян, Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров катнашты.
Иран сәнгате күргәзмәсен Казандагы Иран консуллыгы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы уздырды. Ул узган ел да оештырылган иде. Быелгы күргәзмәнең төп үзенчәлеге — үзәктә хатын-кыз темасы. Шул уңайдан 1 февраль көнне «Исламда хатын-кыз роле. Бүгенге дөнья һәм хатын-кызның җәмгыятьтә урыны. Традицияләр тәэсире» исемле түгәрәк өстәл үтәчәк. Күргәзмә 7 февральга кадәр дәвам итәчәк.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Интернетта мөселман радиосы сөйли
Мөселман радиосы – традицион ислам кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның, экстремизмга һәм террорлыкка каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы. Моннан тыш ул халыкка Ислам турында дөрес мәгълүмат җиткерү өчен бик мөһим диелә isxak.ru сайтында.
“Радиоканал – озак вакытка исәпләнгән проект. Ул коммерцияле түгел, гарчә матди ягы да ныклап уйланылган булырга тиеш. Радио рухи якны кайгырта. Иң мөһиме, вакытлыча файда күрү түгел, ә Аллаһ өчен тырышу, эшләү”, - дип тәкъдим итә Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, Казан имамнары советы рәисе Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин мөселман радиосын.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
“Халкым минем” иҗат фестивале узды
27 январь көнне Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында “Халкым минем” IV иҗат фестивале узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе берлектә оештырды. Әлеге иҗат фестивале сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Гаяз Исхакый турында яңа китап
“Шәхесләребез” сериясенең чираттагы китабы – язучы, милләт лидеры Гаяз Исхакый турында. 27 гыйнвар китапның тәкъдим итү кичәсен Чистай якташлыгы уздырды.
Фәнни җыентык 927 битлек. Гаяз Исхакый турындагы хезмәт 8 бүлектән тора. Биредә әдипнең биографиясе, тәрҗемәи хәле, язучының Шиһабетдин Мәрҗәни, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Исмаил Гаспралы кебек татар зыялылары турында язылган мәкаләләре урын алган. Китапка мөһаҗирлеккә киткәч, иҗат иткән әсәрләре дә бар. Аның васыятьнамәсен укырга мөмкин.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Җигүле шәһәрендә татар мохтарияте ачылды
Самара өлкәсендә әлегә милли җәмгыятьләр сан буенча үсештә. Декабрьнең 18ндә Җигүле шәһәрендә татарлар җыелып үзләренең милли – мәдәни мохтариятләрен оештырдылар.
Җигүле кечкенә шәһәрләр исемлегендә. Биредә 54 мең урыс яши, 306 әзәри, 95 үзбәк, 88 таҗик, 42 казах, 29 башкорт, 16 төрекмән, дүрт крым татары, икешәр ингуш һәм кабардин, бер чечен кешесе, 1000 татар яши, шәһәр тирәсендәге авылларны исәпләсәң татарлар саны ике меңгә җитә.
| |
|
|
|
|
ЯҢАЛЫКЛАР
|
| |
| |
Узган ел Самара өлкәсендә 76нчы мәчет сафка басты
Сәясәтчеләр яманлаган Горбачев мөселманнар өчен динебез Исламга капка ачкан шәхес. Үзгәртеп кору чорларында гыйбадәтханәләр күбрәк зур шәһәрләрдә һәм авылларда корылса, хәзер инде урыс арасында азчылыкта сибелеп яшәгән татарлар да мәчетләр сала башладылар.
Самара өлкәсендә кечкенә шәһәр исемлегендә булган Безенчук бар. Биредә татарлар саны – 686. Бу каладагы халыкның 1,6 % дигән сүз. Биредә узган ел ахырында җыйнак кына гыйбадәтханә сафка басты.
| |
|
|
|
|
|
|
|
| |
|
|
Календарь
|
| « |
Февраль 2012 |
» |
| Дүш |
Сиш |
Чәр |
Пән |
Җом |
Шим |
Як |
|
|
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
| 6 |
7 |
8 |
9 |
10 |
11 |
12 |
| 13 |
14 |
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
| 20 |
21 |
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
| 27 |
28 |
29 |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
| |
|
|
| |
|
|
Сораштыру
|
|
Сез татар телен камил беләсезме?
|
|
|
|
| |
| |
| |
|